Яр Чаллы яңалыклары
3 Sep, 2009 Сылу 0
Яр Чаллы шәһәрендә H1N1 гриппын кисәтү максатыннан төрле төбәкләрдән соңгы җиде көн эчендә кайткан бер меңгә якын мәктәп укучысы медицина тикшеренүен үткән. Бу турыда Татарстан Республикасының Сәламәтлекне саклау министрлыгы хәбәр итә.
1нче сентябрьгә 1104 мәктәп укучысының 999ы тикшерү уза. Нәтиҗәдә, 14 балага сулыш юлларының вируслы авыруы (ОРВИ) диагнозы куелган һәм алар өстәмә тикшерү узар өчен хастаханәгә җибәрелгән.