Эш тәҗрибәсеннән
1998 нче елда Менделеев шәһәренең 3нче урта мәктәбендә, районда беренче буларак татар сыйныфы ачылды. Бу сыйныфта мин татар теле һәм сыйныф җитәкчесе булдым. Яңа сыйныфта эшли башлавымының тәүге көннәреннән үк туган телебезне торгызу, аны башка телләр белән бер дәрәҗәдә кулланылышка кертү, ата-аналар белән берлектә халык педагогикасына нигезләнеп, балаларга әхлак тәрбиясе бирүне, милли үзаң тәрбияләүне төп бурыч итеп куйдым. Максатка ирешү өчен төрле чаралар башкарылды, шуларның иң мөһиме- милли мөхит булдырылды.
5 нче сыйныфтан этнография, рәсем, хезмәт, музыка кебек фәннәр татарча укытылды. Бик күп тәрбия чаралары сыйныфны бер гаилә учагы итүдә ярдәм иттеләр.
“Сөмбелә”, “Нәүрүз гүзәле”, “Озын толым”, “Акыллылар, көчлеләр”, “Сөйкемле бала”, “Нардуган”, “Чиста сөйләм” “Бәетләр” кичәсе, һ.б. шундый чаралар уздырылды.
Кызларыбыз татар халкының милли чигеш үрнәкләрен барлап сөлге, япма, намазлыклар чиктеләр. Шушы чигү әйберләре республиканың Габдулла Тукай музеенда күргәзмәдә катнашып, грамотага лаек булды. Аннан шәһәр музеенда күргәзмәгә куелып халык хозурына тәкъдим ителде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Эш тәҗрибәсеннән | 45.47 KB |