Мөгалиммнәр игътибарына!
3 Sep, 2009 Сылу 0
21нче сентябрьдән 2нче октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты 5-11 сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты укытучы мөгаллимнәр өчен “Рус теле һәм әдәбиятыннан конкурентлыкка сәләтле белемнәрне формалаштыру буенча укыту процесын модельләштерү һәм оештыру” проблемасыннан курслар уздыра. Бу турыда уку йортының рәсми сайты хәбәр итә.
Курсларның укыту-тематик планына “Иң яхшы укытучылар” бәйгесе җиңүчеләре тарафыннан үткәреләчәк мастер-класслар, практикумнар, консультацияләр, фәнне укытуда заманча инновацион карашлар, Казан шәһәренең алдынгы мәктәпләре тәҗрибәсе белән уртаклашу һ.б. кергән.
Курсларга 2-36-69-01, 2-36-56-33 телефон номерлары буенча язылырга мөмкин.