Олимпиадалар саны артачак
2 сентябрь көнне Россия олимпиадалар советына кергән алдынгы югары уку йортлары җитәкчеләре киләсе елда мәктәп олимпиадалары белән нишләргә дигән сорауга җавап табарга тырышты. Белүебезчә, быел күпчелек абруйлы вузларның бюджет урыннарына конкурссыз укырга керергә хокуклы абитуриентлар алынды. Алар арасында россиякүләм һәм халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулаучылар аеруча күп булып чыкты. Нәтиҗәдә, БДИ буенча яхшы балл алучылар да теләгән уку йортларына керә алмады. Абитуриентларда да, ата-аналарды да, кабул итү комиссияләрендә дә бу вәзгыять зур ризасызлык тудырды. Проблеманы хәл итү җиңел кебек – олимпиадалар артык күп икән, димәк аларның санын киметергә кирәк. Әмма ректорлар бик озак киңәшкәннән соң, сәер карарга килгән. Олимпиадалар саны тагы да артачак...
Узган уку елында 120 илкүләм олимпиада үткәрелгән. Аларда 423 мең 604 укучы катнашкан. Җиңүчеләр һәм призерлар саны исә 2008/2009 елда 20 меңнән артып киткән. Быелгы уку елында, фаразлар буенча, конкурссыз укырга керү хокукына 26 мең олимпиада призеры ия булачак.
Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий сүзләренчә, 2009/2010 уку елында олимпиада үткәрүгә 620 оешма дәгъва кылган. Шулар арасыннан 175 иң лаеклысы сайлап алынган. Виктор Садовничий билгеләвенчә, узган уку елында үткәрелгән «акыл ярышлары»ның 10 проценты экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнгән сыйфатка туры килми дип табылган. «Алдынгы вузларның олимпиадалар өчен җаваплылыгы арттырылырга тиеш», - дип ассызыклый МДУ ректоры. Аның билгеләвенчә, олимпиадалар ярдәмендә чын мәгънәсендә талантлы яшьләрне эзләү – дәүләти эш һәм ул финанс ярдәм таләп итә.
РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко фикеренчә, Россиядә олимпиада хәрәкәтен сакларга һәм үстерергә кирәк. «Олимпиада – ул талантлы егет-кызлар эзләү генә түгел. Ул шулай ук җитди һөнәри ориентация ресурсы да булып тора. Алар ярдәмендә күпләр тормыш юлын сайлый», - ди Андрей Фурсенко.
Министр сүзләренчә, билгеле бер вуз үткәргән олимпиадада төрле төбәкләрдә яшәүче укучыларга катнашу мөмкинлеге тудырырга кирәк. Алайса кайчак шулай килеп чыга: олимпиадада җирле мәктәп балалары гына катнаша да, шулар ук ташламадан файдаланып, әлеге вузга укырга да керә. «Олимпиада хәрәкәте Россиянең бар регионына да барып җитүгә ирешергә кирәк», - дип ассызыклый министр.
Олимпиадаларның мөһим булуы берәүдә дә шик тудырмый. Әмма аларда призлы урыннар яулаучыларның һәркайсына конкурссыз укырга керү хокукы тудыру дөресме соң? Алдынгы югары уку йортларында бюджет урыннарны олимпиада җиңүчеләре һәм ташламага ия башка категорияләр басып алгач, БДИның да кирәге калмый кебек. Үз тырышлыгы белән дәүләт имтиханнарында 240-250 балл җыючылар үзләре хыялланган белгечлеккә керә алмый калды бит.
Олимпиадаларның саны әле бер хәл. Аларның бит әле сыйфатлары да икеле бит. Инде әйткәнемчә, узган уку елында үткәрелгән ярышларның 10 проценты тиешле дәрәҗәгә ия булмавы ачыкланган, ә аларда җиңүчеләр абруйлы вузларга керде дә куйды. Киләсе елга андыйлар күпме булыр соң? Олимпиадаларның санын арттырып кына аларның югары сыйфатына ирешү мөмкинме икән...
Чыганак: www.intertat.ru