Рус телен куллануда тәкдим ителгән сүзлекләр расланды
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рус телен Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак кулланганда тәкъдим ителгән сүзлекләр исемлеге раслады.
Рәсми документларга караганда, исемлеккә 4 сүзлек кергән (исемлек беркетелгән файлда). Аларда хәзерге рус әдәби теле нормалары чагылыш таба.
Шунысы мәгълүм, сүзлек эчтәлеге белән килешмәгән һәр кеше (физик яисә юридик зат булырга мөмкин) теләсә кайсы вакытта әлеге сүзлекләргә экспертиза үткәрүне сорап гариза яза ала. Эксперт оешмалардан (алар исемлеге Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган) уңай җавап килә икән, гариза рус теле буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында каралачак. Биредә сүзлекләргә төзәтмәләр кертү-кертмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Алдагы экспертизаны исә бары 5 кенә оешма үткәрергә хокуклы:
1. “Россия фәннәр академиясенең В.В. Виноградов исемендәге Рус теле институты”;
2. “А.С. Пушкин исемендәге рус теле дәүләт институты”;
3. “М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты”;
4. “Санкт-Петербург дәүләт университеты”;
5. Россия Фәннәр Академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты.