Рус телендә сөйләшүче 5-11 сыйныф укучыларына татар әдәбиятын укыту буенча яраклаштырылган программа
Аңлатма язуы
1992 елның 8 июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды.
2002–2003 уку елында рус телендә сөйләшүче укытучыларга татар әдәбиятын аерым фән итеп укытырга рәсми рәвештә рөхсәт ителде.
Моңа кадәр 5 елга якын район мәгариф бүлеге рөхсәте белән мин рус балаларына татар телен һәм әдәбиятны аерым укытып килгән идем инде. Татар төркемнәрен дә укыткач, бу юнәлештә шактый тәҗрибә тупланып килде.
Рус балаларына татар әдәбияты дәреслекләре булмау мине борчымады. Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен төзелгән дәреслекләрне яраклаштырып укыта башладым.
5–11 сыйныфта укучы рус балаларына бу яраклаштырылган программа Ә.Р.Мотыйгуллина, И.М.Ибраһимоваларның сынап карау программасын да ( 2003 ел ) күздә тотып төзелде.
5-9 сыйныфларда беренче дәресләр татар халык авыз иҗатын өйрәнүдән башлана: 5 сыйныфта - әкиятләр, 6 сыйныфта – җырлар, 7 сыйныфта – табышмаклар, 8 сыйныфта – бәетләр, 9 сыйныфта – риваятьләр, легендалар.
Аннары рус телендә сөйләшүче балаларга аерым татар әдипләре турында мәгълүмат, аларның иҗаты турында белешмә бирелә. Балалар тәкъдим ителгән әсәрне укып, эчтәлеген үзләштерәләр; төп темасын, идеясен ачыклыйлар; мөмкин кадәр әдәбият теориясеннән белем алалар. Сөйләм үстерү дәресләренең дәвамы буларак язма эшләр дә үтәлә.
10-11 сыйныфларда рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты тарихы турында мәгълүмат бирелә. Шуңа бәйле рәвештә һәр дәвердә язылган әсәрләрнең гүзәл үрнәкләре яки алардан өзекләр китерелә.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын оригиналда укыту татар телен өйрәнүнең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәчәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рус телендә сөйләшүче 5-11 сыйныф укучыларына татар әдәбиятын укыту буенча яраклаштырылган программа | 25.49 KB |