Хәйрия елы
Ярдәмләшү борынгы заманнарда ук булган. Шәһәр җирләрендә байлар, дворяннар баллар оештырганнар. Шунда лотерея уйнатып, төрле чаралар үткәреп, аннан кергән акчаларга бушлай ашханәләр, хастахәнәләр төзегәннәр, студентларга ярдәм иткәннәр һәм шулай ук балалар приютларына, “Хәерче студентлар җәмгыяте”нә, фәкыйрьләр яки эчкече актерларга бүлеп бирелгән.
Бай сәүдәгәрләр үзләре үлгәндә ярлыларга ярдәм итү максатыннан акчаларын калдырганнар, үз акчаларын үзе башлаган изге эшләрне дәвам итү өчен тотуларын үтенгән. Моннан тыш, рус сәүдәгәрләре ятимнәр һәм өлкән яшьтәгеләр өчен приютлар ачкан, дворяннар шәхси мәктәпләр һәм гимназияләр төзегән.
Авылда бергәләп өй күтәргәннәр, мүк чыгарганнар, тирес сукканар, каз өмәләре үткәргәннәр. Ә хәзер бу ярдәмләшү сунеп бара, һәр кеше үз-үзенә бикләнгән, күрше белән күрше хәтта, хәл дә белешми башлады. Бу изге гамәлләрне “уятып” җибәрергә кирәк иде. Дәүләт җитәкчеләребез вакытында чаң суктылар. Бу – хәйрия елы бер генә ел түгел, һәрвакыт дәвам итсен иде.
Дөрес эшмәкәрләребез юл төзегәндә, мәчет, һәйкәлләр төзегәндә, зияратлар караганда үзләренең өлешләрен кертәләр, ләкин бу гына аз. Ярдәмгә мохтаҗ авыр гаиләләр бар, ятимнәр бар, инвалидларыбыз күп, аларга битараф булмыйк. Студентлар бушка балалар, картлар, уку йортларын, интернатларны, лагерьларны ремонтлыйлар.
Артистларыбыз бушка концерт, театрлар куялар.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Хәйрия елы | 21.93 KB |
Фикерләр
Кунак
30 Декабрь, 2009 - 11:19
Permalink
Хәйрия елы
Хәйрия елының авторы Гыйльфанова Алия Ринат кызы Актаныш районы Зөбәер мәктәбе
Кунак
30 Декабрь, 2009 - 11:32
Permalink
хәйрия елы
хәйрия елы авторы Гыйльфанова Алия Ринат кызы 8 класс укучысы
кл.җитәкчесе Гыйльфанова Нәҗибә Мирзанур кызы
Эшне былтыр җибәргән идем.