Казан дәүләт университеты үзенең стендын Париж күргәзмәсендә тәкъдим итте
Казан дәүләт университеты вәкилләре ел саен Франциянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылучы “Эксполанг” халыкара лингвистик күргәзмәсендә катнаштылар.
Күргәзмә гадәт буенча “Дөнья телләре һәм телләр дөньясы“ девизы астында, халыкара белем бирүгә карата уздырылды, дип хәбәр итә КДУның пресс-үзәге. Аның катнашучылары булып университетлар, мәдәният үзәкләре, Мәгариф министрлыгы һәм башка дәүләт илчелекләре тора.
Франция башкаласына барып күргәзмәдә катнашу бәхете Казан дәүләт университеты студентларына да тәтегән. Алар шушы көннәрдә генә Париждан кайтып төшкәннәр. Сәфәр КДУның француз теле кафедрасы мөдире, профессор Эльмира Хабибуллина һәм Татарстан Республикасының француз теле фонды ярдәмендә оештырылган.
Күргәзмә кысаларында семинарлар, мастер-класслар, “түгәрәк өстәлләр”, презентацияләр, викторина каралган булган. КДУның делегатлары барлык чараларда да актив катнашканнар.
Россия Федерациясе павильонында КДУның стенды урнаштырылып, үзенең ачык бизәлеше һәм куелган материалларының төрле булуы белән аерылып торган. Стендта күптөрле фотосурәтләр, КДУ турында китап, Казан мирасы әдәбияты һ.б. Татарстан Республикасына багышланган материаллар тупланган булган. Видеоматериаллар һәм Казан студентларының мини-концерты игътибар үзәгендә булган. Алар урыс һәм француз телләрендә җырлар башкарганнар.