Инвалид балалар өчен урта мәктәпләр ачылачак
Россиядә инвалидлар һәм психикасы тайпылыш алган балалар өчен гомуми урта мәктәпләр ачылырга мөмкин. Кичә үткән Мәскәү Дәүләт Думасы утырышында катнашучылар “Мәгариф” федераль законына әлеге тәкъдим белән төзәтүләр кертүне сорап тавыш биргәннәр.
Статистика буенча Россиядәге 590 мең инвалид баланың нибары 250 меңе (якынча 40%) генә белем ала икән. Шулардан 140 мең бала мәктәпкә йөри, 70 мең бала махсус мәктәпләрдә укый, 40 мең бала исә өйдә генә укый. Ә инде 200 меңнән артык инвалид-бала бөтенләй укымый.
Мәскәү депутатларының инициативасын, әлбәттә, хупларга мөмкин. Ни дисәң дә, ярты миллионнан артып киткән инвалид балаларның хәлләре артык мактанырлык түгел. Дәүләт Думасы әлеге мәсьәләне хәл итәргә һәм хакимият органнарына алар өчен гадәти мәктәпләр ачарга һәм “мөмкинлекләр булдырырга” чакыра.
Хокук яклаучылар исәпләвенчә, бу яхшы фикер. “Мәктәпләрне күптән яңартырга кирәк: аның программасы сәламәт балалар өчен дә көчсез. Ә Дәүләт Думасының инициативасы бу процессны тизләтергә мөмкин”, – ди ”Бала хокукы” үзәгенең җитәкчесе Борис Альтшулер.
Әмма әлеге булачак үзгәрешләргә мәктәп тә, укытучылар да, әти-әниләр дә әзер түгел. Шулай ук, инвалид балаларга да сәламәт балалар белән укырга авыргарак туры киләчәк. Чөнки армиядә була торган “бабайлык” монда да күзәтелергә мөмкин.
Сүз уңаеннан. Мәскәү Департамент җитәкчесе Ольга Ларионова белдерүенә караганда, 2008-2010 елларда башкаланың административ округыннан өчтән дә ким булмаган мәктәпләре инвалидлар өчен җайлаштырылачак. Аның сүзләренчә, гадәти мәктәпләрдә инвалид балаларның килүенә ата-аналарның һәм балаларның психологик негатив карашы мөһим мәсьәлә булып тора. Ләкин бу проблема чишелер дип өметләнәләр.