Башкортстанда татар балалары борынгы тарихны өйрәнә
Башкортстанның Илеш районында татар балаларының “Кыпчак шәһәрчеге” дип исемләнгән профильле җәйге лагере эшли башлады.
Әлеге лагерьнең төп программасы – милләт балаларында борынгы тарихыбызга кызыксыну уяту, аларны тарих һәм археология буенча гыйльми-тикшеренү эшләренә җәлеп итү. Шул ук вакытта укучы балалар җәйге каникулларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеген дә ала биредә.
Балалар, ике атна дәвамында, Кыпчак шәһәрчеге дигән урында тарихи-археологик юнәлештәге фәнни-тикшеренү эшләрендә катнаша, казып табылган әйберләрне саклауга туплый. Лагерь программасында шулай ук төрле конкурслар, викториналар да бар.
Файдалы һәм игелекле эшләргә дә вакыт табачак балалар. Сөн елгасы буен чүп-чардан тазартачак алар. Лагерь эшчәнлеген кызыклы оештыруга Илеш районының Тарих һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм укытучылар күп көч сала.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru