Башкортстан татар балалары җәйге лагерьда күңелле ял итә
Башкортстанның Бүздәк районында татар балаларының “Чаткылар”исемле җәйге профильле лагере быел да үз эшен яхшы оештыра.
Әле биредә икенче төркем, җәмгысе иллегә якын бала ял итә.
Алар, күңелле ял итеп кенә калмыйча, ана телен, милли тарихны өйрәнү буенча файдалы дәресләр ала, төрле бәйгеләр дә үткәрә. Ата-аналарны кунакка чакырып, фестиваль дә оештырды балалар. Анда милләт балалары үзләренең барлык осталыкларын, белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтте.
Бүздәк районындагы “Чаткылар” лагере - татар мәдәнияте-теле профильле лагере дип атала. Аны Башкортстанның Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бүздәк районы хакимияте берлектә оештырды.
Бүздәк районының Каран авылы янындагы гүзәл табигать кочагында урнашкан “Чаткылар” лагеренә Бүздәк, Чакмагыш, Туймазы районнарыннан татар кызлары һәм малайлары ял итә. Сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә, татар телен дә төпле үзләштерә, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә, спорт чаралары, төрле бәйгеләр дә оештыра милләт балалары. Лагерь август аенда да эшләячәк.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru