Россия мәктәп китапханәчеләренең «Михайловское-2009» исемле форумы
29нчы июнь - 4нче июль көннәрендә Псков өлкәсендә урнашкан “Михайловское” дәүләт музей-тыюлыгында Россия Федерациясе мәктәп китапханәчеләренең “Михайловское-2009” исемле форумы узды. Биредә Татарстаннан да вәкилләр катнаша, ул гына да түгел, җиңүләр белән кайта.
Форум кысаларында мәктәп китапханәләренең төп эшчәнлек юнәлешләре буенча секцияләр, түгәрәк өстәл һәм семинарлар, мастер-класслар, тренинглар уздырыла. Татарстаннан килгән делегация Россия мәктәп китаханәләренең инновацион тәҗрибәсе мәйданчыгында катнаша. Биредә иҗади проектлары белән Спас районының 2 санлы Болгар урта мәктәбе китапханәсе мөдире Т.А. Костина, Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге лицей китапханәчесе Л.С. Сафина һәм Яшел Үзән районының 1нче лицее китапханәсе мөдире М.А. Балякина чыгыш ясый.
Ләкин игътибар үзәгендә “Ел мәктәп китапханәчесе-2009” Бөтенроссия бәйгесенә һәм башлангыч сыйныф укучылары арсында узган “Китап һәм уку турында 100 әкият” дигән бәйгегә нәтиҗәләр чыгару булгандыр.
“Китап һәм уку турында 100 әкият” бәйгесенә юлланган ике меңнән артык проект арасыннан Кече Бөгелмә авылы кызы Кристина Лунева (10 яшь) эше III урынга лаек була. Кристинага, укытучысы Т.Н. Натальина һәм мәктәп китапхәнәчесе А.А.Козиковага дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.