«ТИСБИ» Идарә Академиясе Россиянең 100 иң яхшы уку йортлары исемленгә кергән
6 Jul, 2009 Сылу 0
«Европа сыйфаты» алтын медале”нә көрәш тәмам. Россиянең төньяк башкаласы Санкт-Петербургта Россиянең югары уку йортлары бәйгесе узды. Биредә “ТИСБИ” Идарә Академиясе ректоры Нэлла Прусс “Ел ректоры” номинациясендә җиңү яулый. “Россиянең иң яхшы 100 югары уку йорты” номинациясендә алтын медаль, “Иң яхшы югары уку йорты менеджменты” номинациясендә лауреат исеме, “Ел кафедрасы” номинациясендә беренче урын да зур җиңүләр рәтеннән.
“Европа сыйфаты” алтын медале” белән югары белемле белгечләрне әзрләү өлкәсендә зур дәрәҗәләргә ирешкән уку йортлары гына бүләкләнә. Димәк, "ТИСБИ"ны таныйлар, аның белем бирү процессына ышаналар.