Алабуга укучылары телевизор аша белем ала
Хәзер Алабуга мәктәп укучыларына репетитор яллауның кирәге калмаган. «Балаларның акыл дәрәҗәсе кинәт үсеп, бу шәһәрдә бар да яхшы укый башлаганмы әллә», - дип сорар күпләр. Әмма эш анда түгел. Күптән түгел Алабугада укучылар өчен белем бирү каналы эшли башлады. Мондый канал республикабызда бердәнбер, хәтта бөтен ил буенча да андыйлар бармак белән генә санарлык.
Белем бирүне зәңгәр экраннан тормышка ашыру идеясен Алабуга дәүләт педагогика университеты(АДПУ) галимнәре тәкъдим итә. Шәһәр мэры Илшат Гафуров бу инициативаны шунда ук хуплый. Бүген проект район мәгариф идарәсе һәм урындагы кабель телеканалы катнашында эшләп килә. Мәктәп балаларына АДПУ һәм шәһәр мәктәпләренең иң яхшы укытучылары телевизор аша гына дәресләр бирә башлаган. Алар мәктәп программасының иң авыр темаларын аңлата, дәреслекләрдә булмаган күп нәрсәләр турында сөйли, шулай ук киләчәктә алар имтиханнарга әзерләнергә дә ярдәм итәчәк.
Проект үзенә күрә уникаль. Чөнки ул бөтенроссия белем бирү каналлары кебек абстракт аудиториягә түгел, ә нәкъ конкрет төбәктә яшәүче кешеләргә юнәлтелгән. Бүген мәктәп һәм вузларда белем бирү процессын үзгәртеп кору турында күп сүзләр сөйләнә. Заманча белем бирү мәгълүмати, дистанцион белем бирү технологияләрен куллануны таләп итә. Хәзерге вакытта Татарстанда элетрон белем бирү системасы булдырыла. Һәм Алабуга проекты нәкъ шушы юнәлештә эш алып бара да.
АДПУ мөгаллимнәре беренче булып экраннар аша 11 сыйныфларга ярдәм итүдән башланган. Ә инде бер елдан бөтен мәктәпләрдә дә төрле предметлар буенча темалар бер үк вакытта өйрәнү планлаштырылган. Ул чакта укучы педагог аңлатуына өстәмә рәвештә шәһәр мәктәпләре һәм вузларының иң яхшы укытучылары алып барган видеодәресләрне дә карый алачак.
Мондый күрсәтмә дәресне әзерләү өчен 2-4 атна таләп ителә икән. Һәм, әлбәттә, барлык темаларны чолгап алу да мөмкин түгел. Шуңа беренче вакытка һәр дисциплина буенча 10 видео-дәрес билгеләнгән. Аларның күпчелеге искә төшерү-нәтиҗә ясау характерында, шул рәвешле авыр темалар кабатлана, мәктәп программасында аз сәгатьләр каралган темалар буенча өстәмә мәгълүмат бирелә.
Тиздән вуз базасында ресурс үзәк тә булдыру каралган. Инде көзгә аңа барлык шәһәр мәктәпләрен, аннан соң укучыларның шәхси компьютерларын тоташтыру планлаштырыла. Бу ресурс үзәккә кереп, мәктәп баласы үзенә уңайлы вакытта кирәкле лекциясен карый алачак.
Университет тарафыннан бу проектка миллионнан артык акча кертелгән. Лекторга ярдәмгә телесуфлер сатып алынган. Шулай ук теледәрес алып баручы материалны кабул итүне җиңеләйтү өчен интерактив такта, графиклар һәм схемалар куллана.
Мәктәп укучылары белем бирү каналын карармы соң? Проект авторлары караячак дип ышаныч белдерә. Һәм беренче күрсәтелгән дәресләр бик уңай фикерләр тудырган. Бигрәк тә чыгарылыш сыйныфлары укучыларының мотивацияләре көчле – видеодәресләрдә БДИның иң авыр темалары тәфсилләп каралачак.
Алабуга педагогика университеты җитәкчелегенең киләчәккә планнары да зур икән. Монда виртуаль лицей булдыру турында уйлана башлаганнар. Бу лицейда җирле телевидение күрсәткән якын тирәдәге шәһәрләр – Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск халкы укый алачак. Теләк белдерүчеләргә сыйныфларга язылып, бушлай дистанцион белем алу мөмкинлеге тудырылачак. Виртуаль лицей университетка абитуриентларны җәлеп итү функциясен дә үтиячәк.
Мәктәп каникуллары вакытында белем бирү каналы пауза алган. Әмма проект кысаларында эш дәвам итә һәм яңа уку елы башына тапшырулар санын тагын да арттыру каралган.
Чыганак: www.intertat.ru