Киләчәкне күзаллап, КДУда ике яңа юнәлеш ачыла
Казан дәүләт университеты быел ике яңа юнәлеш буенча белгечләр әзерли башлаячак. Уку елы башыннан теләк белдерүчеләр фәлсәфә факультетында культуролог һәм конфликтолог һөнәрләрен үзләштерә алачак.
КДУ «Культурология» юнәлеше буенча бакалаврлар әзерләүне 2013 елда башкалабызда узачак Универсиаданы күзаллап башларга булган. Чөнки быел укырга кергән беренче төркем студентларының чыгарылышы нәкъ шушы елда булачак. Ә Бөтендөнья студентлар уеннары бик зур мәдәни программаны күздә тота. Һәм димәк, башка мәдәният вәкилләре белән аралашып үз мәдәниятенең үзенчәлекләрен, асылын ачып бирердәй белгечләр кирәк булачак. Шуңа күрә культурологларны укыту планнарына Казан һәм Татарстан тарихлары буенча махсус курслар укыту каралган. Шулай ук бу белгечлек студентларына илнең иң алдынгы культурологлары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург профессорлары лекцияләр укыячак. Моннан кала аларга 4 ел дәвамында мәдәният теориясе, социологиясе һәм тарихы, көнкүреш мәдәнияте, мәдәният өлкәсендә менеджмент һ.б. предметлар керәчәк.
Соңгы елларда глобальләшүгә бәйле рәвештә мәдәният өлкәсенә кызыксыну арта. Чөнки бу шартларда халыкларга милли үзенчәлекләрен саклау һәм яклау мөһим роль уйный һәм мәдәният белгечләре бу юнәлештә ярдәм итә ала. Шуңа да фәлсәфә факультетында киң профильле белгечләр әзерләнәчәк. Бу юнәлеш буенча укып чыккан егет-кызлар массакүләм мәгълүмат чараларында, мәдәният министрлыкларында һәм урындагы үзидарә органнарында, музей һәм галереяләрдә эшли алачак.
Конфликтологлар укыту программасы да бик кызыклы булачак диләр КДУның фәлсәфә факультеты укытучылары. Аларга бүген аеруча актуаль булган сәяси терроризм, каршылыклар психологиясе һәм социологиясе, икътисади, хокукый һәм сәяси конфликтология һ.б фәннәр буенча белем биреләчәк. Шулай ук конфликтолог-студентларга каршылыклар тудырмау өчен үз-үзләрен ничек тотарга өйрәтәчәкләр.
Моннан кала студентларны бухгалтерлык эшчәнлегенә өйрәтәчәкләр. Һәм алар төрле предприятиеләрдә, банкларда, дәүләт идарә органнарында, социаль һәм психиканы төзәтү үзәкләрендә эшли алачак. КДУ галимнәре фикеренчә, иң яхшы студентлар дипломатик һәм тынычлык урнаштыру миссияләренә көндәшлек итәргә сәләтле булачак. Россиянең чит илдәге вәкиллекләрендә дә мондый белгечләргә сорау зур.
Җәмгыять беркайчан да каршылыкларсыз яшәмәгән. Һәрчак йә сәяси, йә социаль, йә көнкүреш каршылыклары туып тора. Һәм аларны булдырмау өлкәсендә эшләргә, алар белән идарә итәргә кирәк. Илдәге икътисади тотрыксызлык шартларында конфликтолог белгечлеге бигрәк тә актуаль. Әлегә Казан кампанияләрендә менеджер-конфликтолог кебек вакансияләр бик сирәк очрый. Әмма хәзерге дөньяда мондый юнәлештәге белгечләргә ихтыяҗ зур. Чит илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, үзен чын мәгънәдә җитди дип санаган һәр структурада конфликтологлар алыштыргысыз санала. Мәскәүнең бер төркем компанияләрендә инде бүген мондый вазыйфалар бар һәм тиздән Казанда да конфликтологлар соралачак дип фаразлый белгечләр.
Быел «культурология» һәм «конфликтология» юнәлеше буенча 25 кешелек төркем туплау планлаштырыла. Әмма бу белгечлекләр буенча уку түләүле. Шуңа да илебездәге кризис сәбәпле, төркемдә студентлар саны азрак булуы да мөмкин.
Чыганак: www.intertat.ru