Мөгаллимнәр игътибарына!
Хөрмәтле, укытучылар! Укытуда яратып кулланган китап-дәреслекләрегез бармы? Булса, махсус сезнең өчен уздырылган бәйгедә катнашырга тәкъдим итәбез. «Дәреслекләргә иҗтимагый-дәүләт экспертизасын үткәрү системасын формалаштыру һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәреслекләр буенча федераль советы эшчәнлеген оештыру-методик яктан тәэмин итү” проекты кысаларында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты агымдагы елның 17нче августыннан алып 23енә кадәр мәктәп дәреслегенә иң шәп презентация бәйгесен үткәрәчәк.
Презентациягә куелган таләпләр белән сез беркетелгән файлда таныша аласыз.
Оештыручылар тарафыннан аеруча кызыклы дип табылган эшләр http://www.fsu-expert.ru/ һәм http://rcpio.ru/ порталларында урнаштырылачак.
Иҗади эшләрне электрон вариантта 2009 елның 17-23нче августында түбәндәге электрон адресларның берсенә юлларга кирәк: gainanowa@mail.ru, ytv@list.ru, profilpav@yandex.ru, kurenevaland@mail.ru.