«Яшь коткаручы-2009» титулы татарстанлыларда
1 Jul, 2009 Сылу 0
Казан шәһәре Совет районының 101нче мәктәбе укучыларыннан төзелгән команда 22-25нче июнь көннәрендә Чебоксар шәһәрендә узган IV Регионара “Яшь коткаручылар-2009” кыр лагерыннан Iнче урын алып кайттылар. Идел буенда урнашкан барлык субъектлардан 15 команда катнаша. Татарстан данын биредә 101нче мәктәп яклый.
Мондый зур җиңүне Казан командасы инде икенче ел рәттән яулый. Былтыр Казан командасы “Куркынычсызлык мәктәбе” кыр легерында беренче була.
Монда 101нче мәктәп директоры Татьяна Петрова, район мәгариф бүлеге башлыгы Венера Нуриева һәм Совет районының Балалар-үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясе директоры Рахилә Минина хезмәте зур.