Идел буендагы ислам мәдәнияте үсешен өйрәнү
Идел буенда Ислам дине тыныч юл белән тарала. Гарәп миссионерлары эшчәнлеге, шулай ук Шәрык илләре, аерым алганда, Иран һәм Урта Азия белән күпьеллык сәүдә-икътисадый һәм мәдәни багланышлар бу төбәктә Ислам дине көчәюгә зур этәргеч ясый.
Ислам дине кабул ителү Идел буе Болгарстанының идеологик һәм мәдәни тормышында гаять мөһим үзгәрешләргә китерә. Бигрәк тә татар мәдәнияте үсешенә фәлсәфи-эстетик карашлар үтеп керә.
Урта Идел буендагы мөселман сәнгате, 922 елдан соң, җирле халыклар мәдәнияте белән бергә рухи яктан үзара бәйләнештә үсә башлый.
Башта шунысын искәртик: Урта Идел төбәгендәге Ислам дине мәсьәләсе моңарчы тиешенчә өйрәнелмәгән иде. Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, моның сәбәбе: Идел буен классик Ислам җире дип санамауда.
Минемчә, «Болгар тарихы» китабын язган, Болгар иленең тарих мәктәбе вәкиле Якуб ибне Ногманны Идел буе Болгарстаны тарихын өйрәнүгә нигез салучы дип санарга мөмкин. Әлбәттә, болгарлар үз тарихларына кагылышлы төрле риваять, җыр, хикәятләрне буыннан буынга тапшыра килгәннәр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Идел буендагы ислам мәдәнияте үсешен өйрәнү | 7.49 KB |