Балалар+бүләк=спорт
24 Jun, 2009 Сылу 0
Күптән түгел “Кояшкай” балалар сәламәтләндерү лагерында “Без булдырабыз” республика акциясе кысаларында Казанның 11нче һәм 7нче интернат-мәктәпләренә, Киров районы балалар йортына, дивиант холыклы балалар һәм үсмерләр өчен махсус белем бирү-тәрбия оешмасына бүләкләр тапшырылды. Балаларны спорт тренажерлары, футбол, баскетбол, волейбол туплары, теннис өстәле куандыргандыр.
Балалар өчен уздырылган бәйрәмдә Татарстан Республикасы министры урынбасары Айрат Зиннуров, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык вәкилләре һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре дә катнаша.