БДИ-ФИЗИКА-НӘТИҖӘ
22 Jun, 2009 Сылу 0
15нче июнь көнне Россиядә 180 000 кеше тарих, ә 200 000 кеше физикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды. 22нче июнь көненә Тестлар уздыру Федераль үзәге 98,5 һәм 96,3шәр процент эшне тикшереп өлгергән.
Россия Мәгариф күзәтчелеге минималь баллар күләмен дә бигеләде. Тарихтан 30 балл, физикадан – 32 балл.
Минималь балл киртәсен тарихтан – 8,7, ә физикадан – 5,8 процент кеше уза алмый.
Максималь 100 балл алучылар шактый. Россиянең 47 регионыннан 135 БДИ тапшыручы тарихны 100 баллык белә. Физикадан исә 55 регионнан 170 абитуриент максималь балл туплый.