Әкияттә кунакта (Абдулла Алиш әкиятләре буенча үткәрелгән кичә)
Әкиятләр - халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән, халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы, образлы әйтелмәләргә бай.
Әкиятләр эчтәлегенә карап төрләргә бүленә (тылсымлы, хайваннар турында, тормыш-көнкүреш әкиятләре). Иң борынгы төргә хайваннар турындагы әкиятләр керә. Чөнки ерак бабаларыбызга иң элек дүрт аяклы хайваннардан сакланырга кирәк булган.
Хайваннар турындагы әкиятләрдә катнашучылар - хайваннар. Аларның һәркайсы билгеле бер сыйфатка ия булган: бүре - комсыз, усал, куян - куркак, аю - авыр табигатьле, төлке - мәкерле, хәйләкәр, ялагай, ат - турылыклы, сарык - аңгыра, кәҗә - тапкыр итеп сурәтләнә. Әкиятләрдәге хайван образлары аша кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагыла, аларның аерым сыйфатларына ишарә ителә.
Әкиятләр сөйләм телен үстерүгә ярдәм итәләр, алардагы чикләнмәгән хыял байлыгы яшь кешенең акыл зирәклеген арттыра, тормыштагы төрле хәлләрне бәяли белергә өйрәтә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Әкияттә кунакта (Абдулла Алиш әкиятләре буенча үткәрелгән кичә) | 12.81 KB |