Яңа уку елында – яңа инглиз теле
1нче сентябрьдән Татарстанның гомуми урта белем бирү оешмаларында инглиз телен яңача укытырга планлаштыралар. Бу турыда Татарстан Республикасының Мәгариф Министрлыгы хәбәр итә. “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат-конференциясендә мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов түбәндәге яңалыклар белән уртаклашты.
Быел яз көне республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгы эгидасында тел өйрәтү системасын үгәртүгә багышланган семинарлар узган икән.
Агымдагы көздә Татарстан мәктәпләрендә ел да үткәрелә торган республикакүләм инглиз теле фестивале узачак. Чара ноябрь аена планлаштырылган. Татарстан Республикасының барлык мәгариф оешмаларында да махсус чаралар уздырылачак. Республикакүләм форум исә бу чараларга йомгак рәвешендә үтәчәк.
Татарстанда инглиз телен өйрәтү системасын үзгәртү вәзгыяте 2013 елда узачак Универсиаданың Казанда үткәрелүе мәгълүм булгач туа. Казан зур спорт ярышлары мәйданына әверелергә тиеш. Чит ил кунакларын тиешле дәрәҗәдә каршы алу өчен, инглиз телен өйрәтү мәсьәләсенең дә уңай якка чишелүе сорала.