Фольклор бәйрәме
Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы–биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, әкиятләр иҗат иткән, риваятьләргә нигез салган.
Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф-гадәтләрен, мәкаль-әйтемнәрен, әкият–риваятьләрен, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк.
Халык элек–электән фольклор ярдәмендә туган җирне ярату хисе, ата–анага, өлкәннәргә хөрмәт–итагать һәм башка әхлак сыйфатлары тәрбияләп килгән. Шуңа күрә халык авыз иҗатын әдәп-әхлак законнары дип бәяләргә мөмкин.
Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.
Бүген бәйрәмебездә без телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре турында сөйләшербез, мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикерләрне аңларга тырышырбыз, җырлы–биюле уеннар уйнарбыз, әкиятләрнең серле дөньясына күз салырбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Фольклор бәйрәме | 14.42 KB |