Кадетлар Кырымда ял итә
18 Jun, 2009 Сылу 0
Иртәгә Евпатория шәһәрендә урнашкан “Меркурий” (Кырым) лагерында “Кадет” республика профилле сменасы ачылачак. Биредә кадет мәктәпләрендә белем алучы үсмерләр ял итәчәк. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Тәтеш, Лаеш, Кама Тамагы, Спасс, Чирмешән, Минзәлә, Актаныш, Сабаның иң булган 100 кадеты 8нче июньгә чаклы сәламәтлекләрен ныгытачак. Усмерләрне дәресләр дә көтә. Ял итү программасына спорт-савыктыру чараларыннан тыш, төрле бәйгеләр, экскурсияләр, Кырымның истәлекле урыннарына һәм музейларга сәяхәтләр кергән.