Татар укытучыларының киләчәккә өметләре бар
Мәгариф системасын тәртипкә китерергә тырышу татар халкын аз гына туган телсез калдырмады. Тендор буенча җиңеп чыгып федераль институт галимнәре тәкъдим иткән уку стандартлары, гомумән, Россия Федерациясе регионнарында туган телне өйрәнү һәм туган телдә белем алу мөмкинлекләрен бик нык чикләгән иде. Аңа хәтта Россия Президенты да, иртәгә сайлаулар дигән көнне, кул куярга өлгерде.
Әмма халык фикере белән килешеп эшләнмәгән эш беркайчан да дәвамлы була алмый. Ә инде нинди халык үз теленнән ваз кичсен икән?! Хәтта татарлар да.
Бүген Мәскәү шәһәрендә өстә әйтеп үтелгән институт белгечләре белән берлектә әлеге стандартларга үзгәрешләр кертү турында сүз алып барылды. Республикабыздан әлеге сораулар буенча фикер алышырга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге мөдире Зиннәтуллин Раиф Кәлимулла улы, Казан шәһәрендә татар теле укытучылары мәнфәгатьләрен кайгыртучы Лотфуллин Марат Вазыйх улы һ.б. делегатлар катнашты. Фикер алышулар барышында Россия Федерациясе халыкларының хокуклары кысрыклануын танырга булдылар. Уку стандартларына төзәтмәләр кертергә кирәклеге белән килештеләр. Инде хәзер бу документны бары тик бергәләп кенә ахыргача эшләп бетерергә кирәк.
Димәк, татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре саны быел үзгәрешсез калачак. Телебезне никадәр күләмдә өйрәнгән булсак, шул ук күләмдә белем алуны дәвам итәчәкбез, дигән сүз бу.
Әмма аның киләчәктә тагын бер тапкыр сорау астында калмавын теләсәк, телебезнең кадерен аңларга, белемнең сыйфатын булдырырга кирәк. Бүгенге проблеманы галимнәр һәм белгечләр хәл итсә, телебезнең киләчәген без хәл итәбез.