БДИ-математика-нәтиҗә
15 Jun, 2009 Сылу 0
Бүген Татарстанның 4602 укучысы тарих фәненнән, 5871 укучы физикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Сынау 3,5 сәгать дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, математикадан нәтиҗәләр билгеле. Россия мәгариф күзәтчелеге билгеләгән минималь киртәне (21 балл) 25780 бала уза. 100 баллык нәтиҗәгә 5 татарстанлы ирешә.