“ЕЛНЫҢ БАЛАЛАР КИТАПХАНӘЧЕСЕ” РЕСПУБЛИКА БӘЙГЕСЕ
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы балалар китапханәләре хезмәткәрләрен үз көчләрен сынап карарга чакыра. Китапханәченең нинди вазыйфа биләве, ничә яшьтә булуы, белеме мөһим түгел. Ул Татарстан Республикасы муниципаль балалар китапханәсендә эшләргә тиеш. Катнашучылар бәйге өчен теге яки бу татар язучысы яисә шагыйре иҗатына багышланган чарага үз сценарийларын, “Сугыш турында китаплар укыйбыз” исемле автор проекты, “Балалар шагыйрьләре һәм язучылары сәламәт яшәү рәвеше турында” дигән темага күзәтү һ.б. (тулы исемлек һәм аңлатулар беркетелгән файлда тәкъдим ителә) эшләр әзерләргә тиеш.
Нигезләмәдә күрсәтелгән исемлектән тайпылмау мөһим. Югыйсә, китапханәче бәйгедә катнашудан төшереп калдырылачак. Эшләрне 2009 елның 1нче ноябреннән дә соңга калмыйча җибәрү сорала.