Мөгаллимнәр игътибарына яңа бәйге
1 Jun, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Россия Мәгариф күзәтчелеге мөгаллимнәр өчен яңа бәйге игълан итә. Өстәмә белем бирү педагогларының "Йөрәгемне балаларга бирәм" исемле VIII Бөтенроссия бәйгесе 3 этапта узачак. Аның беренче региональ этабы агымдагы елның август аенда старт ала. Федераль тур (читтән торып) сентябрь-октябрь айларында узачак. Финалны Россиянең икенче башкаласы Санкт-Петербургта гыйнвар аенда уздыру планлаштырылган.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.