Кризис китап бастыру эшенә дә кагылды
“Бюджетка үзгәрешләр керткәндә, без республикадагы җитештерүне, хезмәт коллективларын саклап калырга тиеш. Социаль мәсьәләләрне хәл итүне дә туктатырга ярамый”, - дип белдерде матбугат конференциясендә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Спикер журналистлар белән 28 майда узган Дәүләт Советының өченче утырышындагы тәнәфес вакытында очрашты.
Республика бюджетының керемнәре кыскару сәбәпле, каралган чыгымнарны да киметергә туры килә. Шулай да парламентарийлар бюджеттагы социаль мәсьәләләргә тотылачак акчаларны киметмәү ягында: “Финанс кризисы шартларында кабул ителгән бюджет, әлбәттә, үсеш бюджеты булмаячак, шулай да социаль проблемаларга игътибар кимеми”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Күп кенә мәсьәләләрне чишүне чыннан да кризистан соңгы вакытка калдырырга туры килә. Мисал өчен, моңа кадәр ремонтсыз торган китапханә биналары тагын бер елга гына түзәр, китап бастыру эшендә мәктәп дәреслекләрен чыгару кирәк, башкаларын нәшер итүне бераз туктатырга туры киләчәк, дип үз фикерен белдерде Дәүләт Советы рәисе.
Чыганак: www.intertat.ru