ТДГПУ җыелма командасы Татарстан Республикасы КВН командаларының XIII телевизион фестивалендә гран-при алды
Күптән түгел «Уникс» мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы КВН командаларының XIII телевизион фестивале гала-концерты уздырылды. Өч көн дәвамында әлеге фестивальдә сиксәннән артык КВН командасы катнашты.
Катнашучыларның күплеге командаларны блокларга бүлеп карарга мәҗбүр итте һәм күп командага үзенең чыгышын 1-2 мәзәк белән чикләргә дә туры килде. Клубның кайбер иң яхшы командаларына гына тамашачылар алдында тулы хокуклы чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.
Командалар чыгышын бәяләү эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән идарәсе башлыгы урынбасары Гатауллин Георгий Шәмгун улы, Казан шәһәренең тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты җитәкчесе Владимир Леонов, "Дүрт татар" КВН командасы актрисасы Екатерина Скулкина һәм шул ук команданың беренче составы актеры һәм авторы Илһам Рысаев катнаштылар.
Бүләкләр тапшыру "Иң яхшы мәзәк" өчен дипломны тапшырудан башланды. Моннан тыш "Иң яхшы уен номеры". "Фестиваль ачышы" номинацияләрендә бүләкләр тапшырылды. Һәр номинациядә өчәр урын билгеләнде.
Фестивальдә Гран-при тапшыру мөмкинлеге Георгий Шәмгун улына бирелде (Гатауллин Георгий Шәмгун улын КВН хәрәкәтенең аксакалы дип атасак та булыр иде). Үз чыгышында ул һәр КВН командасына, аларның уенчыларына, тамашачыларга рәхмәтен белдерде. Әлеге сезонның яхшы булачагына ышандырды.
Гран-при исә жюри әгъзаларының бердәм тавышы белән ТДГПУның җыелма КВН командасына тапшырылды.