ТДГПУда Халыкара конференция
18-20нче июнь көннәрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында зур җыен “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклап калу һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” исемле Халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Чараны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты Аппараты, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Бөтендөнья татарлар конгрессы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һ.б. оештыра.
Биредә Россиядә татар һәм рус булмаган башка халыкларның телләрен саклап калу, үстерү һәм ярдәм итү дәүләт сәясәтен булдыру, телләрне тарихи һәм чагыштырма планда өйрәнү, мәктәп һәм югары уку йортларында туган телне укыту тәҗрибәсе, укучыларда ватанпәрвәрлек, түземлелек тәрбияләү, дөнья һәм милли телләрнең үсеш перспективалары кебек актуаль темалар кузгатылачак.