Яраткан шагыйребез Шәүкәт Галиев шигырьләре
25 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Фәһимова Ш.М., Мөслим районы Метрәй урта гомуми белем бирү мәктәбе
- Укучылар, без бүген сезнең белән бик кызык бер абый белән танышырбыз. Тыңлагыз әле, шул малай турында бер шигырь укып китәм:
Шаян малай ди үзе,
Әллә таныш та инде?
Вәли төслерәк диләр,
Әмма тешлерәк диләр...
Син кем диеп сорасагыз,
Әйтер ул: мин - Иләвәш.
Сездән башка берәүгә дә
Иләвәш сер сөйләмәс.
Качышлы уйнарга булган,
Эзләсеннәр дигән ул -
Шомбай сыман исемен дә
Әйләндереп кигән ул.
- Иләвәш исемле малайны очратканыгыз бармы сезнең, укучылар? Ничек итеп ул исемен кирегә әйләндереп кигән икән?
( Хәрефләрне арттан алга укып дөрес исемен табалар).
- “Шәвәли”.
- Бик кызык малай икән Шәвәли, әйеме, исемен дә әйләндереп кигән. Менә шул кызык малай безгә дәрескә килгән. Үзе белән таныштырып китсен әле.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Яраткан шагыйребез Шәүкәт Галиев шигырьләре (III сыйныф) | 9.45 KB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: