Дусларны ничек каршылыйсыз?
24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Тәтеш шәһәре 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрхетдинова Фәния Хәсән кызы
Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Җирдән без файдалы казылмалар алабыз, кырларда иген үстерәбез. Урман безгә агач, җиләк-җимеш, гөмбәләр бирә.
Сукмак буеннан киләм,
Битемне җилләр сыйпый.
Шатлыгыннан көлә-көлә
Күктә шук кояш балкый.
Табигатьнең кочагында
Искитмәле күренеш.
Алсу шәленә төренеп,
Йскымсырый гөлҗимеш...
(Ф. Фәрхетдинова. “Табигать бүләге”)
Әйе, табигать безнең тормышыбызны бизи. Күпме шатлык китерә ул безгә! Кошлар сайрый, чишмәләр ага, урман шаулый... Әмма табигатьнең байлыклары чиксез түгел. Кеше ул байлыкның кадерен белергә тиеш. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Дусларны ничек каршылыйсыз? | 7.75 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: