Мәктәп укучылары яшелчә-җимеш үстерә
Кадышево бистәсе Казан читендә, искиткеч матур табигать кочагында урнашкан. Шәһәр тибындагы бистә булса да, ә ул шәһәрнең Авиатөзелеш районы карамагында, биредә бар да авылча - терлек асрыйлар, яшелчә һәм җилек-җимеш үстерәләр. Хәтта 147нче рус-татар мәктәбендә укучылар да бакчачылык белән шөгыльләнә. Моңа бәйле рәвештә мәктәптә җәйге хезмәт лагере дә оештырылган. Бу эшләр белән Казан мэры Илсур Метшин да танышып кайтты.
Шәһәр башлыгын мәктәп җитәкчелеге һәм белем йортын танытуга зур өлеш керткән укучылар, ягъни ярышларда алдынгы урыннарны яулаучылар каршы алды. Бу балалар хоккей ярышларында катнашып, лаеклы бүләкләргә ия булган. Илсур Метшин мәктәпкә кергәнче, аның бакчасын күрергә ашыкты. Бакчада тормыш кайный, мәктәп укучылары түтәлләргә орлыклар чәчү, су сибү, участокны чистарту белән шөгыльләнә иде.
Мәктәп бакчасында түтәлләр шактый, анда күп төрле яшелчә-җимешләр утыртылган. Ел саен биредә 250-300 кг бәрәңге, 60 кг чөгендер, 40 кг кәбестә, 20 кг суган, 50 кг кабак культуралары, 150 кг алма җыеп алына. Әйтергә кирәк, бакчада барлыгы 40 алмагач бар, аларның иң беренчеләре чыгарылыш укучылары тарафыннан 1978 елның язында утыртылган булган. Яшелчәләр исә салкыннар башланганчы складта, аннары мәктәп ашханәсендә саклана. «Балалардан артык калганнарын 1нче интернатка тапшырабыз», - ди мәктәп директоры Илнур Шиһапов.
Янәшә мәйданда уйнаучы балаларны күргәч, Илсур Метшин алар янына барды һәм якынлашып килүче җәйге каникулларны уңышлы гына үткәрергә теләде. Мәктәп территориясе буйлап атлаганда, мэр үзенең мәктәп елларын искә алды. «Май ае җитүгә, укыйсы килү теләге кача башлый иде. Кояшлы, матур көндә бер дә парта артында утырасы килмәде. Дәрес тәмамлануын түземсезлек белән көтә идек», - диде Илсур Метшин. Ул мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты кабинетында, башлангыч сыйныфларда, спорт залында һәм ашханәдә булды.
Мәктәпкә шәһәр мэры килгәч, мәктәп директоры булган проблемалар турында әйтми кала алмады. Илсур Метшин, үз чиратында, агымдагы елның 1 сентябренә спорт залын һәм ашханәне ремонтларга, хоккей тартмасын җылы чишенү бүлмәсе белән җиһазландырырга вәгъдә бирде. Шуны да әйтергә кирәк, соңгы тапкыр мәктәптә ремонт 2006 елда башкарылган булган. Тик ремонт эшләренә бүлеп бирелгән 3 млн. сум акча җитмәгән, бинаның цоколь катын һәм тышкы якны төзекләндерүгә акча калмаган.
Хәзерге вакытта мәктәптә чыгарылыш имтиханнарына әзерлек эшләре алып барыла. «Моннан тыш, бездә башка мәктәпләрдән аермалы буларак, бишенче чирек бар. Бишенче чиректә укучылар хезмәт практикасын үтә. Хезмәт лагерендә беренче сыйныф укучылары да эшли. Җәйнең кайсы вакытында эшләүне балалар үзләре хәл итә. Эш белән беррәттән укучылар мәктәп территориясендә ял итә һәм спорт белән дә шөгыльләнә ала», - диде Илнур Шиһапов. Кадышево бистәсендәге 147нче рус-татар мәктәбе артык тулы түгел, монда барлыгы 134 укучы белем ала.
Чыганак: www.intertat.ru