Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары укучыларының «Перспектива» IV Республика инновацион фәнни-техник проектлар бәйгесе финалы
14 May, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Перспектива” исемле бәйгенең финалы узуы турында хәбәр итә. Чара агымдагы елның 19-20нче май көннәрендә үтәчәк.
Бәйгенең максаты – инновацион фәнни-техник проектлар булдыруда ярдәм күрсәтү, талантлы яшьләрне барлау, аларны Татарстан Республикасының фәнни-тикшеренү мәктәбе гадәтләре белән таныштыру, мәктәп укучыларында тикшеренү эшенә кызыксыну уяту. Финалда җиңүчеләр һәм лауреатлар билгеләнәчәк.
Бәйге инде дүртенче тапкыр уздырыла. Ләкин ел да нәрсәдер үзгәрә, өстәлә. Әйтик, быел финалда “УМНИК” номинациясендә иң яхшы эшләр сайлап алынып, номинантларга “Яшьләрнең фәнни-инновацион бәйгесе катнашучысы” “УМНИК 2009”программасына юллама биреләчәк.
Тулырак беркетелгән файлда.