Лагерьлар чоры җитә
Җәй якынлаша. Мәктәп укучыларының җәйге ялын оештыру мәсьәлә көннән-көн актуальләшә. Быел Татарстан Республикасында 1816 лагерь ачылачак. Биредә 108247 үсмер ял итәр дип планлаштырыла. Бу республикабыздагы мәктәп укучылары санының 26,7 процентын тәшкил итә.
Күптән түгел республика Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров әйтеп узганча, алар министрлыгы тарафыннан балалар йортларында һәм интернатларда тәрбияләнүче 2473 бала һәм 1450 сәләтле укучыны ял иттерү каралган. Әйтик, Россиядә “Квант” (КДУ белән берлектә), “Орбиталь” (КДТУ-КХТИ белән берлектә), “Интеллект” (КДТУ-КАИ) һәм башка лагерьларны атарга була.
Быел Кара диңгез буенда республикабыз профилле сменалары да эшләячәк. Биредә Казан суворов хәрби училищесында белем алучы 50 ятим бала ял итәчәк.