“Киләчәккә адым” укучылар конференциясендә татар балалары да призлы урыннар яулады
“Киләчәккә адым” дип исемләнгән укучылар фәнни-гамәли конференциясе соңгы елларда Төмән җирендә зур популярлык казанды, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта бара.
Төмән районының Боровский поселогының 1нче мәктәбендә район күләмендә беренче мәртәбә үткәрелгән “Киләчәккә адым” фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан балаларның саны көтелгәннән дә артык булды. Анда 6 секциядә 57 фәнни эш якланды. Призлы урыннар яулаучылар арасында татар балалары да шактый булды: Миләүшә Мәмүтова белән Гүзәл Юлдашева – 1 урын ((Талымхан урта мәктәбе, укытучысы – Р.Р.Юлдашев), Илмира Мәхмүтова – 1 урын (Төмән районы, Каскара мәктәбе, Ф.М.Абдразакова), Айгөл Биктимерова – 11 урын, Закир Баязитов – 111 урын ( Шыкча мәктәбе, Г.Х.Муллачанова), Азалия Хәйруллина – 11 урын (Манҗел мәктәбе, Л.У.Хәйруллина).
Докладларның тематикасы гаҗәеп күпкырлы иде, укучылар тел, әдәбият, тарих, гореф-гадәтләр, тирә-юньне саклау, сәламәт яшәү рәвеше һәм башка темалар буенча фәнни эзләнүләр үткәргәннәр, кызыклы чыгышлар әзерләгәннәр.
Төмән районының татар этномәдәни мәктәпләре укучылары өлкә һәм Россия күләмендә үткәрелә торган укучылар фәнни-гамәли конференцияләрендә дә уңышлы катнашалар. Талымхан мәктәбе укучысы Гүзәл Юлдашева Мәскәүдә үткән укучылар фәнни-гамәли конференциясендә 11нче урынны яулап кайтты, аның укытучысы Ринат Юлдашев әлеге район конференциясенә генә дә 6 укучысын әзерләп алып килгән иде.
- “Киләчәккә адым” укучылар фәнни-гамәли конференциясе төбәгебездә булачак татар галимнәрен әзерләүгә дә үзеннән лаеклы өлеш кертә, - дип, бу чарадан тирән канәгатьлек белдерде район конференциясе жюрие әгъзасы, Шыкча мәктәбенең татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты, район татар теле укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Муллачанова.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru