Игътибар! Интернет-бәйге
7 May, 2009 Сылу 0
Сүз Н.В. Гогольнең тууына 200 ел булуга багышланган иҗади эшләр Интернет-бәйгесе турында бара. Әлеге ярышны Казан шәһәре Мәгариф идарәсе һәм Мәгариф идәрәсенең шәһәр мәгълүмати-диагностик үзәге оештыра. Билгеле, бәйге шәһәркүләм статуска ия.
Бәйге агымдагы елның 20нче апреленнән 20нче маена кадәр дәвам итәчәк. Биредә 5-11нче сыйныфлар көч сынаша ала.
Бәяне исә балалар һәм олылар он-лайн режимда түбәндәге сылтама буенча бирә алалар: http://kros.ru/forum/viewforum.php?id=36. Бәйгегә юлланган барлык эшләр дә Мәгариф идарәсе сайтында урнаштырылып бара. Биредә инде дистәдән артык иҗади эш тәкъдим ителгән. Соңлама, син дә үз көчеңне сынарга өлгерәсең! Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.