IX Мәктәп компанияләре Республика слеты
Әлеге масштаблы чара турында алдагы хәбәрләрдә язган идек. Инде бәйгенең җиңүчеләрен атарга да вакыт җитте.
1нче урын - Түбән Кама шәһәренең 32нче гимназиясеннән «Империя» компаниясе;
2нче урын – Түбән Кама, 2нче гимназия, «Сигнал» компаниясе;
3нче урын – Казан, 7нче гимназия, «Footbag» мәктәп компаниясе.
Номинацияләр буенча җиңүчеләр:
Иң шәп президент - Азалия Нуриева, Түбән Кама, 2нче гимназия, «Сигнал» компаниясе;
Финанслар буенча иң яхшы вице-президент - Александр Костенко, Түбән Кама, 35нче лицей, «Могҗизалар иле» компаниясе;
Җитештерү өчен җаваплы иң яхшы вице-президент – Юлия Заболонская, Түбән Кама шәһәренең 32нче гимназиясеннән «Империя» компаниясе;
Мәгълүмати коммуникацион технологияләр буенча иң шәп вице-президент – Евгений Юдин, «FPS» мәктәп компаниясе, Казанның 9нчы мәктәбе;
Маркетинг буенча иң яхшы вице-президент – Сергей Савельев, «Footbag», Казанның 7нче гимназиясе;
Персонал буенча иң шәп вице-президент - Ленар Рәшитов, Түбән Кама, 2нче гимназия, «Сигнал» компаниясе;
Иң яхшы презентация – «Империя»;
Ярминкәнең яң әйбәт компаниясе– Ютазы районының Иске Урыссу авылы мәктәбе компаниясе (“Салават күпере”);
Иң шәп продукт – Бөгелмә шәһәре, 7нче гимназия компаниясе («ОК»);
Иң яхшы хезмәт төре – Казан, «Шедевр», 19нчы гимназия;
Иң шәп реклама сәясәте – «Freedom Production Studio» мәктәп компаниясе, Казанның 9нчы мәктәбе.
“Шәхси эш” номинациясендә җиңүчеләр:
2нче урын – «Сальфия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте проекты, Әлфия Баязитова, Александра Суровцева, Казан банк мәктәбе укучылары;
3нче урын – «Алтын җеп» ательесы проекты , Ольга Волчкова, Казан, 75нче гимназия, 9нчы сыйныф.
«Инновацион проектлар» номинациясендә җиңүчеләр:
1нче урын – «Ижлес» проекты, Инсаф Нәбиуллин, Казан банк мәктәбе укучысы;
2нче урын – «Тылсымлы аккордлар» проекты, Артур Якупов, Казан, 1нче мәктәпара укыту комбинаты.