“Суда” да беренче
Агымдагы елның 19-23нче апрель көннәрендә Мәскәү шәһәре өлкән сыйныф укучыларының су проектлары буенча Россия милли бәйгесенең финалын уздыру мәйданына әверелде. Биредә Россия Федерациясенең 60 регионыннан төп-төгәл 60 проект тәкъдим ителә. Эшләр су ресурсларын саклау һәм элекке хәленә кайтару мәсьәләсенә багышланган була.
Федераль бәйгедә Татарстаннан 10нчы сыйныф укучысы Артур Матвеев проекты катнаша. Артур Казанның 144нче мәктәп укучысы. Проектны ул фәнни җитәкчесе А.А. Терехин белән “Танкодром” Балалар иҗат үзәгендә эшли. “Сумка елгасы бассейнындагы су сыйфатының геомәгълүмати анализы” исемле эше өчен егет Су ресурслары федераль агентлыгы һәм Экология проектлары консалтингы Институты исеменнән бүләк (кул сәгате) һәм диплом ала.
Бәйгенең финал өлешенә 2008-2009 елгы призерлар исемлеге теркәлгән каталог нәшер ителә. Әлеге җыентыкта 4 татарстанлы да бар: К.Баршева, М. Исмәгыйлев, А. Багаев һәм А. Матвеев.