Туфан Миңнуллин иҗатына гомуми йомгак
Татар әдәбияты үзенчәлекле шәхесләргә бик бай. Кайсы гына язучы иҗатын алма, аның әсәре аша мөстәкыйль фикер йөртергә, уйланырга, үрнәк алырга мөмкин. Шушы максатны күздә тотып, мин дә татар драматургиясенең асыл ташы булган Туфан ага Миңнуллин иҗатын йомгаклау дәресенә тукталырга булдым. Моңа кадәр без аның “Нигез ташлары”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Монда тудык, монда үстек”, “Миләүшәнең туган көне”. “Ат карагы”, “Канкай углы Бәхтияр” һәм башка әсәрләрен укып анализларга өлгердек. Укучыларымның күбесе, кызыксынып, вакытлы матбугатта чыккан әсәрләре һәм хезмәтләре белән дә теләп таныштылар. Мондый җитди сөйләшүгә һәм фикер йәртүгә нигезләнгән дәрес 11нче сыйныфта үтте.
Бу дәрес эшкәртмәсе укучыларвмны киләчәктә имин һәм бәхетле гаилә коруга, тормышта, гаиләдә хатын-кыз һәм әни булу вазифаларына җитди карарга ярдәм итәр дип уйлыйм.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Туфан Миңнуллин иҗатына гомуми йомгак | 7.68 KB |