Дуңгыз гриппы...
5 May, 2009 Сылу 0
Матбугат чаралары дуңгыз гриппы турындагы хәбәрләргә шактый чуар. Бу аңлашыла да. Роспотребнадзор биргән мәгълүматларга караганда, 2009 елның 15нче мартыннан алып бүгенге көнгә кадәр Мексикада дуңгыз гриппын йоктыруның 1,5 мең очрагы теркәлгән, 101 кеше үлгән. Хәзерге вакытта АКШ хөкүмәте дә A/H1N1кодындагы дуңгыз гриппының лаборатория шартларында ачыклануы турында хәбәр итә. Канада, Яңа Зеландия, Испаниядә дә шул ук хәл. АКШта инде 74 мәктәп ябылып өлгергән. Биредә балаларның вирус йоктыру очраклары теркәлгән. Тагын 30 белем бирү оешмасы чирне булдырмау максатыннан мәҗбүри яптырылган.
Шәхси һәм дәүләт карамагында булган мәктәпләр бүген Американың 8 штатында ябылган. Бу 56 мең укучы өйдә утыра дигән сүз.