Алабуга Суворов училищесы тәүге курсантларын кабул итәргә әзерләнә
29 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кадрлар белән тәэмин итү башлыгы милиция генерал-лейтенанты Владимир Кикоть белән очрашты.
Очрашуда Алабугада РФ Эчке эшләр министрлыгының Суворов училищесын булдыру мәсьәләсе хакында фикер алышынды. Ул агымдагы елның сентябрендә үк беренче курсантлар кабул итәргә тиеш. Әлеге уку йортын булдыруга Минтимер Шәймиев үзе башлангыч биргән. Шуңа ул курсантларны җыйганда ныклап эшләргә кирәклеген ассызыклады.
"Безгә шунысы аеруча мөһим, яңа уку йорты егетләрне милиция органнарында хезмәт итәргә әзерләячәк, бу аларның язмышы өчен зур җаваплылык өсти", - дип ассызыклады ул.
Казан Кремлендәге очрашуда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры милиция генерал-лейтенанты Әсгать Сәфәров та катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.
Чыганак: www.intertat.ru