А.Гыйльметдинов: “Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мәсьәләсе ачык килеш кала”
“Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мәсьәләсе ачык килеш кала. Без бу юнәлештә федераль министрлык белән эшлибез”, - дип белдерде Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов бүген министрлыкның чираттагы коллегия утырышы алдыннан журналистларга.
“Кызганычка каршы, Бердәм дәүләт имтиханын штат режимына кертү, гамәлдәге законнары нигезендә, милли мәктәпләрдә укучылар БДИны туган телләрендә тапшыру мөмкинлеген калдырмый. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы дәүләт йомгаклау аттестациясен (чыгырылыш имтиханнары) бары тик рус телендә үтүне шарт итеп куя”, - дип белдерде бүген министрлыкның белем сыйфатын бәяләү бүлеге башлыгы Илгиз Закиров утырышта.
Аның сүзләренчә, 2009 елда Татарстан укучылары 13 предметтан - рус теле, математика, әдәбият, физика, химия, биология, география, Россия тарихы, җәмгыять белеме, чит (инглиз, немец, француз) телләр, информатика һәм инфокоммуникацион технологияләр буенча Бердәм дәүләт имтиханы бирә. Рус теленнән һәм математикадан имтиханны тапшыру мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга да була. Быел Бердәм республика имтиханы рәвешендә татар теле һәм әдәбиятыннан сынау бирү мөмкинлеге калдырыла. Әлеге предметлардан БРИ нәтиҗәләре республиканың педагогик, филологик белем бирү, туган тел һәм әдәбияты, башлангыч белемнең педагогикасы һәм методикасы белгечлекләренә укырга кергәндә исәпкә алыначак.
“Бердәм республика имтиханында катнашу тәҗрибәсе шуны күрсәтә: йомгаклау аттестациясен Татарстан Республикасының ике дәүләт – рус һәм татар телендә уздыру ихтыяҗы бар. Чөнки республикада туган телдә белем бирүче 1138 гомумбелем оешмасы бар. Анда 77 меңгә якын кеше укый”, - диде И.Закиров.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2008 елның 17 ноябрендә чыккан карары нигезендә, быел Бердәм дәүләт имтиханын Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә уздырачак.
Быел рус теленнән – 31373, математикадан – 30484, җәмгыять белеменнән – 12956, физикадан – 5944, тарихтан – 4731, биологиядән 3429 укучы БДИ бирергә теләк белдергән. Укучылар элекке елларда гуманитар юнәлештәге предметларны сайласа, хәзер исә алар химия, физика кебек төгәл фәннәргә өстенлек бирә.Бу исемлектә тарих та бар. Төгәл предметларны сайлаучы яшьләрнең саны ил буенча ике тапкырга арткан. Илгиз Сәлахов сүзләренчә, бөтен Россия буенча күпчелек укучылар җәмгыять белеме предметыннан Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга уйлаган.
Министр Альберт Гыйльметдинов фаразларынча, быел Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре узган елдан начаррак булмаячак, хәтта бераз булса да үсеш көтелә. Рәсми хәбәрләргә караганда, бу уку елында 11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучыларның якынча 2-4 меңенә тулы урта белем турындагы аттестат бирелмәскә дә мөмкин. Билгеле: тулы урта белем турындагы аттестат булмаганнарның эшкә урнашу һәм укырга керү мөмкинлеге чикләнә. Алар эшсезләр санын тагын да арттырырга мөмкин, дип саный министр. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, мондый егет-кызларның мәшгульлеге турында уйланып, бу нисбәттән махсус программа эшләгән. Аларны һөнәри уку йортлары базасында эшче һөнәрләренә өйрәтәчәкләр дип көтелә. Алдагы уку елында Бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшырып карау өчен, егет-кызлар белән әзерлек алып бару да каралган.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru