belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Олимпиадага ничек әзерләнергә?

Олимпиадага ничек әзерләнергә?

24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Төзүчеләр: КДУ доценты Ә. Ш. Юсупова, ф.ф. к. Э.Н.Федорова. Мөхәррире – ТР Мәгариф министрлыгы белгече Г.Ә. Гайнетдинова

Ярдәмлек татар мәктәпләрендә укучы балаларга ана теленнән олимпиадага әзерләнү өчен эшләнде. Ул мәктәпләрдә-гимназияләрдә чыгарылыш имтиханына әзерләнүчеләргә дә, югары класс укучыларына да кирәкле булыр, хәтта мәктәп укытучысына файдасы тияр дип уйлыйбыз.

Ярдәмлек эш тәҗрибәсенә таянып язылды. Берничә ел дәвамында татар теленнән Республика олимпиадасы тестлар рәвешендә үткәрелде. Бу алым укытучылар һәм укучылар тарафыннан яклау тапты. Ярдәмлектә шушы тестларның үрнәкләре һәм аларга ачкычлар тәкъдим ителә. Димәк, бу әсбапны кулланып, укучылар үзләренең эзерлекләрен тикшереп карый алалар.

Моннан тыш, татар теленнән булачак олимпиаданың җавап үрнәкләре дә тәкъдим ителә. Шунысын искәртеп үтү зарур: алдагы еллардан аермалы буларак киләсе олимпиадада тестларга өстәмә итеп теоретик сораулар да биреләчәк. Шулай ук фонетик, морфологик, синтаксик анализ ясау да таләп ителәчәк. Әсбапта әлеге мәсьәләләргә дә юнәлеш бирелә. Бу өлеш укучыларга әзерләнү өчен ярдәмче, киңәшче булыр, материалны табу һәм үзләштерү эшендә юл күрсәтер дип саныйбыз.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Олимпиадага ничек әзерләнергә?132.81 KB
Ресурс төре: 
Тест
Олимпиада
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Татар әдәбияты
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.02.2008 - 20:46): http://belem.ru/node/150#comment-0