Түбән Кама яңалыклары. "Көмеш ачкыч" китабын тәкъдир итү.
27 Apr, 2009 Сылу 0
Кама Тамагы районының үзәк китапханәсендә Хәмит Вәлидинең “Көмеш ачкыч” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Очрашуга татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, шагыйрьнең дуслары һәм авылдашлары килә. Хәмит Вәлиди тумышы белән Олы Карамалы авылыннан. Октябрь аенда шагыйрь 70 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Авторның әлеге хезмәте Татар китап нәшриятында бастырыла. Чыгымнарны үз өстенә район ала.
Туган тел көненә багышланган чаралар кысасында Хәмит Вәлидинең туган якны өйрәнү музеенда да кичәсе узды, дип хәбәр итә республикабыз районнары порталы.