“Нобель өметләре - 2009”
28нче апрель көнне Казан дәүләт технология университетында “Нобель өметләре -2009” исемле бәйгенең II туры узачак. Бирегә I тур лауреатлары чакырыла (аларның исемлеге белән сез беркетелгән файлда таныша аласыз). Беренче этапта җиңү яулаган катнашучылар үз эшләрен яклаячак. Жюри әгъзалары исә җиңүчеләрне билгеләячәк. Лауреатларның сыйныфташлары, укытучылар, ата-аналар да чакырулы. Кунакларны Казан, Карл Маркс урамы, 72нче йорт адресы буенча, университетның “Б” корпусы Актлар залында 15:00дә көтеп калалар.
Быел оештыру комитеты өстәмә номинацияләр дә булдырган: “Дизайны иң яхшы булган проект”, “Иң оригиналь проект”, “Тикшеренүнең фәнни кыйммәте”, Иң яхшы презентация”.
Эшләргә бәяне Казан дәүләт технология университетының укытучылары һәм профессорлары бирәчәк.