Буа районы яңалыклары
27 Apr, 2009 Сылу 0
Урта мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Миләүшә Гайнетдинова укытучы Илгиз Ханбиков тарафыннан оештырылган “Мәктәп бизнес-компаниясе” түгәрәгенең иң актив әгъзасы.
Укучы “Буа балы” проекты белән мәктәп укучылары арасында уздырыла торган “Россия милли байлыгы” исемле XXIV Бөтенроссия конференциясенең икенче сессиясендә чыгыш ясый. Чара 8-11нче апрель көннәрендә Мәскәү өлкәсендә уза.
Икътисад өлкәсендә әзерлекле булуын күрсәтеп, Миләүшә беренче урын алып кайта. Татарстан кызы максималь балл җыеп, “Россия милли байлыгы” конференциясенең Көмеш медаленә лаек була.