Теләче төбәге топонимнары
24 Feb, 2008 Раил Гатауллин
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Теләче районы Теләче урта мәктәбе укытучысы Хаҗипова Гөлнур Габбас кызы
Туган җир... Туган авыл... Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләр, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Туган төбәгебезнең һәр сукмагы, һәр агачы, кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә без шушы нигезебезнең тарихын, атамасының килеп чыгышын, мәгънәсен беләбезме соң? Бүгенге дәресебездә без сезнең белән менә шушы сорауларга җавап табарга тырышырбыз. Яшәгән төбәгебездәге тарихи урыннар белән дә танышырбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Теләче төбәге топонимнары (XI сыйныф) | 10.94 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: