Казан Вахитов районының 39нчы мәктәбе 75 еллыгын билгеләп үтә
Бүген “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында Казан Вахитов районы 39нчы мәктәпнең 75 еллыгына багышланган кичә була.
39нчы мәктәпкә 1934 елда нигез салынган. 1960 елда инглиз тирәнтен укыту статусы алган. 1941 елда беренче укучыларын чыгарган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Вахитов районы матбугат хезмәтендә. Әлеге мәктәпне беренче булып тәмамлаучылар фронтка киткән. Бүген мәктәптә 1210 бала белем ала, барлыгы 42 сыйныф. Икенче сыйныфтан башлап инглиз телен тирәнтен укыта башлыйлар. Башлангыч мәктәп “Мәктәп-2000”, “Мәктәп-2001” методик программасы буенча эшли.
2006 елда 39нчы мәктәп “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында грантка ия булды. Ул Россиянең иң яхшы мәктәпләре исәбенә керә. Оешмада 102 укытучы хезмәт куя, Россия, республика, шәһәр конкурсларында актив катнашалар. Мәктәп директоры Галина Нәҗипова “Хатын-кыз директор-2006” бөтенроссия конкурсында җиңүче, башлангыч сыйныф укытучысы Марина Кулагина “Казан Ел укытучысы - 2004” конкурсында җиңүче, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Веселова “Татарстан Республикасы Ел укытучысы-2008” конкурсы лауреаты.
Төрле елларда тәмамлаучылар яраткан мәктәпләрен юбилей белән котларга киләчәк. Алар арасында танылган табиблар, музыкантлар, галимнәр бар. “2013 елгы Универсиада дирекциясе” МУП директоры Владимир Леонов, “Беренче канал” дикторы Максим Шәрәфетдинов та бу мәктәпне тәмамлаган.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru